news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда төнлә югалган өч баланы машина багажнигында тапканнар

Башкортстанда югалган өч баланы коткаручылар машина багажнигында тапты. Алар төнлә югалган иде, дип хәбәр итте төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров.

Моңа кадәр җирле матбугат 5 ноябрьдә Иглин районында 2017, 2012 һәм 2010 елларда туган өч бала югалуын хәбәр иткән иде. Малайлар бер гаиләдән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Гомәров үзенең телеграм-каналында якшәмбе иртәсендә коткаручыларга өч бала – 12, 8 һәм 5 яшьлек балаларны эзләүгә мөрәҗәгать килүен язды, балалар төнлә өйләреннән чыгып киткән булган.

Ул билгеләп үткәнчә, эзләү эшләренә Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитетының авария-коткару хезмәте үзәге эзләү-коткару отряды коткаручылары, полиция, кинологлар һәм волонтерлар катнашкан.

«Төрле версияләр каралды – балаларны торак пунктның үзендә дә эзләделәр, якындагы сулыкларның яр буйлары каралды. 12.30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 10.30 сәгатьтә) балалар ВАЗ-2112 автомобиле багажнигында табылды», – дип хәбәр итте Гомәров.

Аның мәгълүматлары буенча, малайларны тапкан вакытта алар тыныч кына йоклап яткан. «Бәхеткә, алар исән һәм медицина ярдәменә мохтаҗ түгел. Әлеге хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен тиешле органнар тикшерәчәк», – дип өстәде Гомәров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100