news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда төнлә «Гранта» йөртүчесе җәяүлене бәрдереп үтергән

Башкортстанда төнлә «Гранта» йөртүчесе җәяүлене бәрдереп үтергән
Фото: Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе

Кичә кичке 10нчы сәгатьтә Башкортстанның Зианчура районында Исәнгол – Морак автоюлының 1нче чакрымында юл һәлакәте булган. Якынча мәгълүматларга караганда, «Лада Гранта» автомобиле белән идарә иткән 36 яшьлек ир-ат юлдан барган җәяүлене бәрдергән. Аның киемнәрендә яктылык чагылдыручы элементлар булмаган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Фаҗига нәтиҗәсендә 38 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл һәлакәтенең шартларын ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot