news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Театр. Иҗат. Талант» дип аталган авыл үзешчәннәре фестивале узган

Бишбүләк районында РСФСРның атказанган артисты Тимербулат Имашевның тууына 115 ел тулуга багышлап  фестиваль оештырылган. Анда Башкортстанның 32 муниципаль районыннан 62 халык театры, Пермь, Оренбург һәм Татарстаннан тагын 3 театр катнашкан. Бу хакта kultura-tatyshly.ru сайты яза.

Тәтешле районының «Илһам» халык татар театры фестивальдә Батулланың «Кичер мине, әнкәй» әсәрен сәхнәләштерә. Төп рольне башкарган Гөлшат Шабутдинова «Иң яхшы һәвәскәр артист» номинациясендә II урынга, Миргали ролен башкарган Арлиан Габделхаков исә махсус призга ия була. «Илһам» театры үзе принтер белән бүләкләнә.

«Замандаш» халык татар театры (Краснокама районы) режиссеры Редик Ганиев «Авыл һәвәскәр театрының иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә I дәрәҗә лауреат була.

Шушы ук номинациядә Татарстанның Балык Бистәсе районы халык театры режиссеры Илназ Шакиров III дәрәҗә лауреат була.

«Иң яхшы авыл театры» номинациясендә Пермь крае Барда районының халык татар театры җиңү яулый. Бу коллектив Хәбир Ибраһимның «Ялгыз каен күзе» спектакле белән тамашачы симпатиясе махсус призына ия була. Бу приз быел беренче мәртәбә куелган, ул Культура.РФ порталында трансляцияләнгән караулардан чыгып билгеләнә. «Ялгыз каен күзе»н барысы 3682 тапкыр караганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100