news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда татар журналисты Хәйдәр Басыйровны искә алдылар: Бөек шәхес, Ватан патриоты

Башкортстанда татар журналисты Хәйдәр Басыйровны искә алдылар: Бөек шәхес, Ватан патриоты
Фотоларны Илсөяр Гайсина тәкъдим итте

Бүген Башкортстанның Чакмагыш районында татар журналисты, тарихчы, язучы Хәйдәр Басыйровны искә алдылар. Ул 27 ел дәвамында татар телендә нәшер ителүче «Игенче» газетасының баш мөхәррире булган.

Хәтер кичәсе каләм остасына 85 яшь тулуга һәм аның турында истәлекләр тупланган «Яратырга килдем бу җиргә» исемле китап нәшер ителүгә багышланды.

«Хәйдәр Фәйзрахман улы — бөек шәхес, Ватанның патриоты. Барыгыз да беләсез, үзе исән чагында 24 китап чыгарды. Күбесе туган ягыбызга, аның кешеләренә багышланды. Аның «Чакмагыш туфрагында туганнар» энциклопедиясе — хакимиятнең һәм гомумән, барлык район халкының энциклопедиясенә әверелде», — диде Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалиев.

Реканс Ямалиев Хәйдәр Басыйровның бик яхшы оештыручы булуын да әйтте.

«Ул заманында райкомның беренче комсомол секретаре иде. Бөтен эшкә, ярышка әйдәүче булды. Менә шундый актив тормыш алып барды. 27 ел дәвамында районның «Игенче» газетасын да җитәкләде. Ул эшләгәндә басма битләрендә күпләп шигырьләр, балалар иҗаты, тарих чыга иде», — дип сөйләде ул.

Кичәдә шулай ук районның «Игенче» иҗтимагый-сәяси газетасының элеккеге һәм бүгенге коллективы, редакция каршындагы «Чакмагыш чаткылары» әдәби берләшмәсе вәкилләре катнашты.

«Игенче» газетасында эшләгән чорымда Хәйдәр Фәйзрахман улы җитәкчелеген коллективта эшләвем, хезмэт юлымны шунда башлавым белән бәхетле мин. Хәйдәр абый — районның иң күренекле шәхесләренең берсе, район энциклопедиясе, горурлыгы һәм көзгесе иде», — диде педагогик хезмәт ветераны Розалия Закирова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Хәйдәр Басыйров хакындагы «Яратырга килдем бу җиргә» китабына якыннарының һәм якташларының төрле истәлекләре тупланды. Шул исәптән китапта «Татар-информ» хәбәрчесе, РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасыЮлай Низаев та бу шәхес турындагы хатирәләре, аның иҗади мирасының әһәмияте турында язган.

Чараны Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Шәймөхәммәтова һәм БР «Сәхипҗамал» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының Чакмагыш районы бүлекчәсе рәисе Луиза Ишморатова алып барды.

  • Хәйдәр Фәйзрахман улы Басыйров 1939 елның 25 июнендә БР Чакмагыш районының Югары Аташ авылында туган. 1965 елдан алып туган районында эшли. «Игенче» газетасының әдәби хезмәткәре (1965), урындагы радиотапшыруларны алып баручы (1966), хатлар бүлеге мөдире (1966-1968) вазифаларын башкара. 1968 елның октябрендә ВЛКСМның Чакмагыш райкомының беренче секретаре итеп сайлана һәм бу вазифада 1975 елга кадәр була.
  • 1975-2002 елларда «Игенче» район газетасы мөхәррире булып эшли. «Чакмагыш туфрагында туганнар» исемле энциклопедияләр сериясе, күпсанлы китаплар авторы буларак таныла. «БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100