news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда татар журналисты, тарихчы, язучы Хәйдәр Басыйровны искә алу кичәсе була

Башкортстанда татар журналисты, тарихчы, язучы Хәйдәр Басыйровны искә алу кичәсе була
Фотолар гаилә архивыннан алынды

22 июньдә Башкортстанның Чакмагыш районындагы татар телендә нәшер ителүче «Игенче» газетасының 27 ел дәвамында баш мөхәррире булган Хәйдәр Басыйровны искә алачаклар. Хәтер кичәсе каләм остасына 85 яшь тулуга һәм аның турында истәлекләр тупланган китап нәшер ителүгә багышланачак.

«Әтиебез исемен мәңгеләштерү максатыннан үз алдыма берничә бурыч билгеләгән идем. Аның «Гөл чәчеп җиргә» автобиографик китабын нәшер итү, аңа тактаташ ачу һәм Чакмагышның берәр урамына исемен бирү хыялда иде. Билгеләнгән максатлар башкарылып килә», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Хәйдәр Басыйровның кызы Эльза Басыйрова.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, әтисе турындагы «Гөл чәчеп җиргә» китабы рус теленә дә тәрҗемә ителгән. Абруйлы журналистика аксакалының исемен мәңгелештерүдә Басыйровлар гаиләсе тулаем катнашуында билгеләде ул.

«Хәзер менә әтием хакындагы хатирәләр тупланган русча-татарча китап чыгарылырга тора. Анда шулай ук аңа багышланган шигырьләр урын алачак. Әле басма вёрсткалана», — дип ассызыклады ул.

«Хәйдәр аганы искә алу чарасы үтүе, китаплар нәшер ителүе — бик матур гамәл. Ул тормыш иптәшем Әгъдәл Низаев белән озак еллар дәвамында «Игенче» газетасында бергә эшләде. Алар эшләгән чорда — район елъязмасы җирлекнең бердәнбер массакүләм мәгълүмат чарасы булган «Игенче»дә генә теркәлеп барды», — дип фикерләрен әйтте медицина хезмәте ветераны Сәмига Фарухшина.

БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистика ветераны Хәйдәр Басыйровны искә алу чарасы 22 июньдә, 14.00 сәгатьтә Чакмагыш районының мәдәният сараенда үтәчәк.

  • Хәйдәр Фәйзрахман улы Басыйров 1939 елның 25 июнендә БР Чакмагыш районының Югары Аташ авылында туган. 1965 елдан алып туган районында эшли. «Игенче» газетасының әдәби хезмәткәре (1965), урындагы радиотапшыруларны алып баручы (1966), хатлар бүлеге мөдире (1966-1968) вазифаларын башкара. 1968 елның октябрендә ВЛКСМның Чакмагыш райкомының беренче секретаре итеп сайлана һәм бу вазифада 1975 елга кадәр була. 1975-2002 елларда «Игенче» район газетасы мөхәррире булып эшли.
  • «Чакмагыш туфрагында туганнар» исемле энциклопедияләр сериясе, күпсанлы китаплар авторы. Улы Айдар Басыйров — әтисенең юлын дәвам итә, журналист булып эшли.

Фотоларны «Татар-информ»га гаилә архивыннан тәкъдим иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100