news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда татар яшьләре өчен «Чыңлы гармун» осталык дәресләре узган

Башкортстанда татар яшьләре өчен «Чыңлы гармун» осталык дәресләре узган
Фото: Башкортостан Республикасы татарлары конгрессы

Башкортстанның Иске Карагыш авыл мәдәният йортында «Чыңлы гармун» дип аталган осталык дәресе узган. Татар яшьләрен халык традицияләренә һәм музыка сәнгатенә тартуны максат итеп куйган бу чара гармунда уйнау осталыгына төшенергә теләүче егет һәм кызларны җыйган. Бу хакта Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.

Осталык дәресен талантлы башкаручы Сәрия Әхтәмова алып барды. Аның осталыгы һәм музыкага карата мәхәббәте барлык катнашучыларны илһамландырды. Очрашуда күптәнге татар көйләре янәдән терелеп киткәндәй булды. Сәрия виртуоз уйнау алымнарын күрсәтеп кенә калмады, ә үз осталыгы серләре белән уртаклашты, уен коралының тарихы, аның үзенчәлекләре һәм башкару техникасының нечкәлекләре турында сөйләде, диелә хәбәрдә.

Дәрестә катнашучылар арасында яңа башлаучы музыкантлар да, сәнгать сөючеләр дә булган. Уйнауның төрле стильләре – моңлы халык көйләреннән алып гармунның барлык мөмкинлекләрен күрсәтүче шаян частушкаларга кадәр тәкъдим ителгән. Сәрия Әхтәмова яшьләрнең сорауларына җавап биргән, һәркемгә үзенчәлекле уен коралы белән танышырга ярдәм иткән.

«Чыңлы гармун» тамашачыларга матур музыкадан ләззәтләнергә мөмкинлек биреп кенә калмады, ә халык уен коралларын өйрәнүгә кызыксыну уятты, мәдәни мирасны саклауга һәм үстерүгә өлеш кертте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot