news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда татар хатын-кызлары өчен «Йөрәктән – йөрәккә» дип исемләнгән кичә узды

Башкортстанда татар хатын-кызлары өчен «Йөрәктән – йөрәккә» дип исемләнгән кичә узды
Фото: Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы

Башкортстанның «Сәхибҗамал» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы «Йөрәктән – йөрәккә» дип исемләнгән проекты кысаларында гүзәл затлар өчен чираттагы кичә оештырган. Бу юлы очрашу Борай районы китапханәсендә узган. Бу хакта Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы хәбәр итә.

Кичәгә Башкортстан һәм Татарстанда киң танылган шәхесләр – шагыйрә, журналист, күренекле җәмәгать эшлеклесе Рафига Усманова һәм шагыйрә Ләйсән Кәшфи чакырылган. Кунаклар үзләренең иҗат юлы, тормыш тәҗрибәсе, милләт һәм хатын-кызлар өчен мөһим булган гамәли эшчәнлекләре турында сөйләде, диелә хәбәрдә.

Шулай ук чарада Кушнаренко, Балтач, Илеш районнарыннан мәртәбәле кунаклар катнашкан. Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова үзенең чыгышында татар әдәбияты үсешендә шагыйрьләрнең ролен билгеләп узган.

Чара татар әдәбиятын, рухи мирасын барлау һәм татар хатын-кызлары өчен аралашу, фикердәшләр һәм яңа танышлар табу өчен мәйданчык булды, ди оештыручылар.

Фото: Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы

news_right_1
news_right_2
news_bot