news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесенә «Нур» театрына еллык абонемент тапшырдылар

Башкортстанда «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесенә «Нур» театрына еллык абонемент тапшырдылар
Фото: https://tatar-congress.org

24 июнь көнне Уфада Башкортстанның «Татар кызы» республикакүләм гүзәллек һәм сәләтлелек бәйгесе узды. Барлык биремнәрне дә уңышлы үтәп чыккан сәләтле кыз Алсу Дәүләтшина булды дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы.

Бәйгенең җиңүчесенә исә бүләккә Уфа «Нур» татар дәүләт театрына бер еллык абонемент тапшырылды, диелә хәбәрдә.

Чара яшь буын вәкилләренә рухи мирас тапшыруга һәм заманча хатын-кызның социаль статусын ныгытуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ул милли биюләр, җырлар һәм шигырьләр, шулай ук милли аш-су әзерләү буенча бәйге белән үрелеп барды.

Кандидатлар яшьләр оешмалары тарафыннан тәкъдим ителеп, «Татарча фатирник», «Zaman» татар-башкорт яшьләре клубы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкорстан Республикасындагы вәкиллеге ярдәме белән узды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100