news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда татар галиме һәм фронтовик-язучы Суфиян Поварисовка багышланган китап чыкты

Башкортстанда татар галиме һәм фронтовик-язучы Суфиян Поварисовка багышланган китап чыкты
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Башкортстанның халык язучысы, галим, Бөек Ватан сугышы яугире Суфиян Поварисовның тормышына багышланган истәлекләр китабы нәшер ителде. Басма Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» дәүләт нәшрияте басмаханәсендә дөнья күрде.

«Әлеге китапны данлыклы якташыбыз Суфиян Поварисовның 100 еллыгына өлгертергә омтылдык. Берникадәр кыенлыклар туып, юбилей чараларына нәшер итәргә өлгермәдек. Киләсе атнада китап презентациясен үткәрергә планлаштырабыз. Китап нәшер итү җиңел эш түгел әлбәттә, шулай да ерып чыга алдык. Һәм хөрмәтле якташыбызның юбилей елында булуы да әһәмияткә ия», – диде матбугат ветераны, БР Илеш районының «Маяк» иҗтимагый-сәяси газетасы каршындагы «Балкыш» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлфинә Сәлимова.

Китапны төзүчеләр – Гөлфинә Салимова һәм филология фәннәре докторы, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов. Әлеге әдәби-нәфис басма 154 биттән тора.

  • Басма эчтәлеге Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, Илеш районы хакимияты башлыгы Илдар Мостафинның язмалары белән башланган. Гомумән алганда китап 3 бүлектән тора. «Суфиян Поварисов – галим һәм язучы», «Язучы – якташлар хәтерендә», «Үзем турында үзем» һәм «Суфиян Поварисов белән интервьюлар» дигән бүлекләр бар.
  • Китапның 73 битендә «Татар-информ» хәбәрчесе, Россия Федерацияcе һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Юлай Низаевның «Якты җанлы шәхес истәлегенә» дигән язмасы урын алган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100