Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда танылган журналист Иршат Тләумбәтов вафат
Танылган журналист, язучы, «Шонкар» яшьләр журналының элеккеге баш мөхәррире Иршат Тләумбәтов озак авырудан соң вафат булган. Бу хакта Башкортстан Язучылар берлегендә хәбәр иттеләр, дип яза «Башинформ».
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыены депутаты Айгиз Баймөхәммәтов Иршат Тләумбәтов соңгы көннәренә кадәр иҗат итте, яңа китап чыгару белән шөгыльләнде, дип билгеләп үтте.
«Ул үзенчәлекле хикәяләү манерасы һәм стиленә ия иде. Әдипнең каләменә колоритлы халыкчан тел, тышкы яктан бернәрсәсе белән дә җәлеп итми торган, әмма искиткеч рухи сыйфатларга ия булган гади кешеләрнең тормышын образлы, кызыклы итеп күрсәтә белү хас иде. Иршат Әнвәр улы башкорт журналистикасында гына түгел, заманча прозада да якты эз калдырды», - дип сөйләде «Башинформ»га Айгиз Баймөхәммәтов.
Иршат Тләумбәтов хезмәт эшчәнлеген 1985 елда «Ленинчы» республика газетасы редакциясендә башлый. Бөрҗән урман сәнәгате хуҗалыгында комсомол комитеты секретаре, Оскар авылы урта мәктәбендә укытучы булып эшли. 1995 елдан «Башкортстан» республика газетасында корреспондент – сәяси күзәтүче була. Бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 2002-2008 елларда «Шонкар» республика яшьләр журналының баш мөхәррире вазифасын башкара. Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы була. Иршат Тләумбәтовның «Урман әбие» (1988, «Лесная бабушка»), «Тау иясе» (1992, «Хозяин гор») хикәяләр һәм повестьләр китаплары нәшер ителгән.
Иршат Тләумбәтов белән хушлашу журналистның туган ягында — Бөрҗән районының Аскар авылында 17 мартта 12:00 сәгатьтә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз