news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда танылган журналист Илшат Имангулов фаҗигале төстә һәлак булган

12 декабрьдә Башкортстанда танылган журналист, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Илшат Имангулов фаҗигале рәвештә һәлак булган. Аңа 54 яшь булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Башинформ» агентлыгының үз чыганагы мәгълүматларына караганда, ул юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Хушлашу бүген аның балачак еллары үткән Кызыл Кама районының Күпербаш авылында була.

  • Илшат Васил улы Имангулов 1971 елның 22 ноябрендә Уфада туган. Башкорт дәүләт аграр университетын зооинженер-укытучы белгечлеге буенча тәмамлаганнан соң, ул Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәгендә бал кортының популяция генетикасын өйрәнә.

Соңрак Илшат Имангулов журналист булып, «Аргументы и Факты», «Российская газета», «Известия» газеталарының Башкортстан Республикасы буенча үз хәбәрчесе булып эшли башлый. Ул шулай ук «Парламентская газета», «Труд» газеталарында, «Журналист» журналында мәкаләләр бастыра. «Татар-информ» агентлыгының үз хәбәрчесе була. Ул фәнни җыентыкларда умартачылык буенча мәкаләләр авторы.

2010 елда кеше хокуклары турында иң яхшы журналист материалы өчен Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча территориаль идарәсе премиясе лауреаты була. Эшчәнлеге өчен Бөтендөнья татар конгрессы, Татар Дворяннар җыены һәм башка оешмаларның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Язучы буларак, ул 2010 елда тарихи-туган якны өйрәнүгә багышланган ике томлык «Хроники Прикамья», «История села Старый Аткуль», «История ДОСААФ Башкортостана» һәм тагын биш төрле жанрдагы китабы белән дебют ясый. Прозаик буларак, Имангулов үзен 2022 елда татар теленнән хикәяләр тәрҗемә итү һәм «Бельские просторы» журналында басылу аша таныта. 2024 елда Уфада Илшат Имангуловның яңа китабы — «Презентация времён» исемле фәнни-фантастик романы дөнья күрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot