Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда танылган җырчы Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачылды
Шаран районында танылган җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл куйдылар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы район хакимиятенә сылтама белән хәбәр итә.
Шаран авылы мәйданында халык артистын искә алырга башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары җыелды. Дәүләт Думасы депутаты Рима Баталова, республика мәдәният министры урынбасары Эльза Карамурзина, район хакимияте вәкилләре тантананың мәртәбәле кунаклары булды.
Һәйкәлне гранит ташыннан Октябрьский шәһәре скульпторы Рамил Шәфигуллин ясаган. Монумент милли бизәкле кием кигән, тальян гармунга кушылып җырлаучы артистны сурәтли.
Фән Вәлиәхмәтов 2024 елда вафат булды, аңа 74 яшь иде.
- Фан Вәлиәхмәтов 2013 елда Шаран районының мактаулы гражданины исеменә лаек булды. Аның таланты һәм эшчәнлеге үз районында югары бәя алды. Ул Башкортстан Республикасы (2011) һәм Татарстан Республикасының (2007) халык артисты, БАССР (1989) һәм Татарстан Республикасының (1994) атказанган артисты. 2021 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров артистка Салават Юлаев орденын тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз