news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда танылган шагыйрь Ирек Кинҗәбулатовны искә алачаклар

15 июльдә танылган башкорт шагыйре Ирек Кинҗәбулатовның тууына 85 ел тула. Бу көнне шагыйрьне аның кече Ватанында, республиканың Кырмыскалы районы Абдулла авылында искә алачаклар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

  • Ирек Кинҗәбулатов – Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның Диңгез җыены мактаулы әгъзасы.

Чарага килгән кунаклар шагыйрьнең каберен зиярәт кылачак, аның дуслары һәм иҗатташлары чараның төп мәйданында үз хатирәләре белән уртаклашачак. Биредә Ирек Кинҗәбулатов истәлегенә багышланган концерт та була. Анда республиканың танылган артистлары чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot