Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда танылган музыкант Могамир Ильясов истәлегенә гармунчылар бәйгесе узган
Башкортстанның Краснокама районы Кузгау авылында гармунчылар бәйгесе үткәрелгән. Чара район авылларыннан, шулай ук Нефтекама, Яңавыл һәм Агыйдел шәһәрләреннән килгән талантлы музыкантларны бер мәйданда җыйган. Бу хакта Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы хәбәр итте.
Чараны оештыручы һәм алып баручы – Кузгау авылы клубы мөдире Халә Ильясова билгеләп үткәнчә, бәйге районның танылган баянчысы, җырчысы Могамир Ильясовның якты истәлегенә багышланган.
Конкурста 11 яшьтән алып 85 яшькә кадәрге 20дән артык оста катнашкан. Алар арасында хатын-кыз гармунчылар да булган. Чараның иң яшь катнашучысы – Яңа Кабан авылыннан килгән Әмир Хуҗин, бабасы Ралиф мирас итеп калдырган баянда уйнап, тамашачыларны таң калдырган.
Бәйрәмдә районның аксакал баянчысы Рәсим Төхвәтуллинга һәм чараны оештыручы Халә Ильясовага Башкортстан татарлары конгрессының рәхмәт хатлары тапшырылган. Мактау кәгазьләрен республиканың «Сәхибҗамал» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы Флүсә Нәзәргулова тапшырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз