news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда атлар үрчетүче Хәсән Идиятуллин вафат булган

Башкортстанда озак авырудан соң республикада атлар үрчетүче, крестьян-фермер хуҗалыгы хуҗасы Хәсән Идиятуллин вафат булды. Бу кайгылы хәбәрне Дәүләт Думасы депутаты Римма Утяшева раслады. Бу хакта «Башинформ» яза.

«Хәсән Сәгыйтьҗан улы Иглин районында Бөек Ватан сугышының тугандаш халыклар Геройлары аллеясын булдырды. Шулай итеп, ул үзенең ватанпәрвәрлеген белдерә. Хәсән Идиятуллин кебек кешеләр җәмгыятьне берләштерә. Аның өчен барлык милләтләрнең бер гаилә булуы мөһим иде», - диде Римма Үтәшева.

Хәсән Идиятуллин «Уралдагы ранчо» экофермасы проекты өчен вакыйгалар туризмы өлкәсендә XI Russian Event Awards илкүләм премиясенең «Туристик вакыйгаларны уздыру өчен иң яхшы табигый-рекреацион территория» номинациясендә беренче урынны алды, диелә хәбрәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100