news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Тәэминә Биктимерова «Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында» лекциясен укыды

Башкортстанда Тәэминә Биктимерова «Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында» лекциясен укыды
https://tatar-congress.org

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегендә Мәръям Солтанова-Акчурина татар зыялылары клубы лекцияләр уздыра. Чираттаны очрашуда тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле җәмәгать эшлеклесе Тәэмин Биктимерова булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында» дигән темага багышланган лекцияне милләттәшләребез бирелеп, тәэсирләнеп тыңлады, Казаннан килгән галимәгә үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерде. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot