news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда шәхси йортта чыккан янгында дүрт кеше һәлак булган

Башкортстанның Благовар районында шәхси йортта чыккан янгында дүрт кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган. Бу хакта төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенә сылтама белән ТАСС яза.

«Янгын 79 квадрат метр мәйданда локальләштерелде. Кызганыч, утны сүндергән вакытта дүрт кешенең мәете табылды. Өч олы кеше, бер балигъ булмаган бала, аларның шәхесләре ачыклана», – диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта фаҗига урынында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100