news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Сәхипҗамал» татар хатын-кызлар оешмасы Кояш торгынлыгы көнен бәйрәм иткән

Башкортстанда «Сәхипҗамал» татар хатын-кызлар оешмасы Кояш торгынлыгы көнен бәйрәм иткән
Фотоларны «Татар-информ» өчен Резида Сабитова тәкъдим итте

Башкортстанның Кушнаренко районындагы Түбән Сәет авылында кояш торгынлыгына багышланган чара узды. Благовар районындагы «Сәхипҗамал» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкиле, шагыйрә Рәхилә Биглова чара матур үтте дип саный.

«Искитмәле, матур чара булды. Шулхәтле оешкан төстә үтте. Монда чын-чыннан Башкортстанның йөзек-кашлары булган ханымнар катнашты. Җанлы аралашу, киңәшләшү, фикерләр уртаклашу булды», — дип сөйләде Рәхилә Биглова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Чара Түбән Сәеттәге 55нче географик координаталар – 55 нче параллель белән 55нче меридиан кисешкән туристик җирдә булды. Аны авылның мәдәни оештыручысы, композитор Резида Сабитова үткәрде. Чарада шулай ук билгеле шагыйрә, БР атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар берлеге әгъзасы Дилә Булгакова катнашты.

  • 55нче географик координаталар – 55 нче параллель белән 55нче меридиан кисешкән урында – Башкортстанның Кушнаренко районының Түбән Сәет авылыннан ерак түгел бу җирне билгеләгән мачта, стелла да куелган. Нинди урын икәне дә язылган. Кушнаренко халкы бу урынны «Җирнең кендеге» дип тә атый.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100