news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда сәүдә үзәгендә янгында дүрт кеше һәлак булган

Стәрлетамакта «Солнечный» сәүдә үзәгендә янгында дүрт кеше һәлак булган. Бу хакта Башкортстан Республикасының ашыгыч хезмәтләре хәбәренә таянып, ТАСС яза.

Янгын турында мәгълүмат Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсенә 11.26 сәгатьтә җиткерелгән. Янгын кирпечтән салынган дүрт катлы бинада чыккан. Янгын сүндерүгә 47 кеше һәм 16 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгынның мәйданы 2,1 мең кв.метр тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр 17 кешене эвакуацияләгән, алар арасында бала да булган.

Гадәттән тыш хәлдә зыян күргән өч хатын-кыз һәм яшүсмерне 1 нче номерлы Шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Зыян күрүчеләрнең берсе авыр хәлдә, аны реанимациягә салганнар.

Шәһәр прокуратурасы тикшерү эше башлаган, ә Тикшерү комитетының төбәк идарәсе саксызлык аркасында үлемгә китерү буенча җинаять эше кузгаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot