Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда «Шаран тургае – 2025» балалар татар җыры фестивале узды
31 октябрьдә Башкортстан Республикасының Шаран авылында Үзәк район мәдәният йортында матур традициягә әверелгән балалар район фестиваль-бәйгесе — «Шаран тургае – 2025» узды. Сәхнәдә 5 яшьтән алып 14 яшькә кадәр сәләтле, ихлас һәм татар җырына, туган телгә гашыйк 28 яшь башкаручы чыгыш ясады. Фестивальне Шаран районы татарлар конгрессы оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренче минутлардан ук сәхнәдән яңгыраган халык һәм эстрада җырлары тамашачыларны битараф калдырмады. Һәр бала үз чыгышы аша күңел җылысын бүләк итте, ә залда алкышлар тынмады.
Катнашучыларга һәм кунакларга Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар белән эшләү комитет җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләү һәм иң изге теләкләр җиткерде.
«Мондый фестивальләр районнарның мәдәни тормышын гына түгел, ә милли тәрбиянең дә нигезен тәшкил итә, — дип билгеләп үтте Алмаз Хәлиуллин. — Монда балалар кечкенәдән үк татар җырына, теленә һәм халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбиялиләр».
Фестивальдә катнашкан һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.«Халык җыры» һәм «Эстрада җыры» номинацияләрендә Айсылу Кадырова һәм Дарина Ибатуллина җиңүче исеменә лаек булдылар.
Шул ук көнне Шаран районы татар конгрессы Башкарма комитеты утырышы узды. Утырыш барышында еллык эшкә нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар һәм эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында фикер алышынды. Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә Шаран районы татарлар конгрессы рәисе итеп Шаран 1нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Гыйздәтуллина сайланды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз