Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда Салават Юлаев музееның капиталь ремонтына 130 миллион сум тотылачак
2025 елда Салават районының Малаяз авылында урнашкан Салават Юлаев музеена капиталь ремонт башлана. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республиканың милли герое мирасын саклау һәм популярлаштыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә сөйләде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
«Мин өч бурыч куйдым. Аларның беренчесен без башкардык, «Салауат ере» тарихи-мемориаль комплексын ачтык. Минемчә, бу проект уңышлы килеп чыкты, әмма аны тулыландыру өстендә даими эшләргә кирәк. Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү буенча зур эш көтә. Без һичшиксез һәйкәлнең беренчел күренешен кайтарачакбыз, символыбызны киләсе буыннар өчен саклап калачакбыз. Һәйкәлне реставрацияләү турында мин май бәйрәмнәреннән соң җентекләп сөйләрмен. Һәм без, әлбәттә, Салават Юлаев музеена яңа тормыш өрергә тиеш. Монда тәртип урнаштырырга, территорияне төзекләндерергә кирәк. Эчке экспозиция буенча эшнең интеллектуаль күләме зур булачак, аны килүчеләрдә кызыксыну уятсын өчен заманчарак һәм кызыклырак итәргә кирәк», – диде Радий Хәбиров.
Музей экспозициясе 1991 елның 15 июнендә ачылган. Музейның гамәлдәге экспозициясе 500 артык кв.м. мәйданда урнашкан һәм алты залны һәм ике ян кулуарны үз эченә ала.
Музейны капиталь ремонтлау бәясе 130 млн сум тәшкил итәчәк, Салават Юлаев музееның реэкспозиция эшләренең якынча суммасы – 70 млн сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз