Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын игълан иттеләр
Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясенең 2024 елгы лауреатлары исемнәрен игълан иттеләр. Республика башлыгы карары белән күренекле әдәбият, сәнгать һәм архитектура эшлеклеләре Башкортстанның Дәүләт премияләрен алды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Архитектура өлкәсендә Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясен «Башкиргражданпроект» проект институты» ҖЧҖ хезмәткәрләре Уфа хосписын төзү проекты өчен алды. Алар - генераль директор урынбасары - баш архитектор Роберт Александров һәм бүлек башлыгы - 1нче комплекслы остаханәнең баш белгече, комплекслы остаханәнең архитектура төркеме җитәкчесе Марина Завиская.
Сәнгать өлкәсендә Россиянең халык рәссамы Салават Щербаков Россия Герое, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ясаган өчен республиканың мактаулы премиясенә лаек булды.
«Төньяк амурлар» тулы метражлы анимацион фильмын төшергән өчен «Муха» ҖЧҖ директоры Артур Абдрахманов, «Башкортостан» киностудиясе директоры Юнир Әминев, рәссам-карикатурист Камил Бузыкаев дәүләт премиясенә ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз