Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда «Рух. Дәрт. Моң» татар мәдәнияте фестивале узачак
Башкортстанның Бишбүләк районында «Рух. Дәрт. Моң» төбәкара татар мәдәнияте фестивале узачак. Бу хакта «Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы» төбәк иҗтимагый оешмасы ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итте.
«Рух. Дәрт. Моң» дип исемләнгән төбәкара татар мәдәнияте фестивале халкыбызның бай милли-мәдәни мирасын саклау, үстерү һәм киң җәмәгатьчелеккә таныту максатыннан барлыкка килгән. Үзешчән халык иҗаты коллективлары арасында үткәрелүче фестиваль татар гореф-гадәтләрен, сәнгатен, милли йолаларын яңарта.
«Фестиваль 2022 елдан бирле үткәрелә. Ул инде район брендына әверелде. Беренче елда республикабызның 15 районыннан һәм ике шәһәреннән, шулай ук Россиянең дүрт төбәгеннән: Татарстан Респуликасы, Оренбург, Киров өлкәләреннән, Пермь краеннан үзешчән халык иҗаты коллективлары катнашты. 2024 елдан аңа төбәкара статус бирелде. Быел исә проект Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәме белән тормышка ашырыла», - диде фестивальнең кураторы, Бишбүләк районы Мәдәният сарае методисты Зөлия Такутдинова.
«Быел 167 гариза кабул ителде. Республикабызның 29 районы һәм 6 шәһәрендәге үзешчән коллективлардан тыш, Россиянең 11 төбәгеннән – Татарстан һәм Кырым Республикалары, Ханты-Мансийск автономияле округы, Төмән, Киров, Новосибирск, Омск, Самара, Свердловск, Оренбург өлкәләреннән, Донецк Халык Республикасыннан катнашырга теләк белдерделәр. Фестиваль, чын мәгънәсендә, татар дөньясының төрлелеген, аның рухын, дәртен һәм моңын берләштерүче мөһим мәйданчык булачак», - дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз