news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда республикакүләм Курай бәйрәме узачак

16-17 майда, Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә Гата Сөләйманов исемендәге XXIV Республикакүләм Курай бәйрәме узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Бәйрәм милли музыка уен коралы курайга багышлана һәм башкару традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, шулай ук гаилә иҗаты традицияләренә ярдәм итү һәм үстерү, буыннар бәйләнешен ныгытуга юнәлдерелгән.

Республика Халык иҗаты үзәгенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бәйрәм программасында һәвәскәр һәм профессиональ солист-курайчылар һәм ансамбльләр арасында бәйге, иҗади лаборатория, бәйрәм җиңүчеләре һәм катнашучылары катнашында йомгаклау чарасы планлаштырылган.

Бәйге берничә яшь категориясендә узачак, һәр катнашучы үзенең музыкага осталыгын күрсәтә ала. Гаризалар 10 майга хәтле кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot