news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда республика халыкларының Милли кием көнен билгеләп үттеләр

Җомга көнне Башкортстанның барлык муниципалитетларының төрле учреждениеләрендә республика халыкларының Милли кием көнен билгеләп үттеләр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Милли кием гардероб элементы гына түгел, ә Россиянең төрле халыкларын бербөтен итеп берләштерүче рухи уртаклык символы булып тора. Үз халкыңа һәм мәдәни мирасыңа хөрмәт тәрбияләү ватанпәрвәрлек һәм киләчәк буыннар алдында җаваплылык хисе формалаштыруга ярдәм итә.

Ул Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән елына ике тапкыр — апрельнең өченче җомгасында һәм сентябрьнең икенче җомгасында билгеләп үтелә. Республика халкын истәлекле көн белән район һәм шәһәр җитәкчеләре котлады.

«Бу бәйрәм гореф-гадәтләргә һәм тамырларга хөрмәт күрсәтү дә, шулай ук күпмилләтле республикабызның мәдәни мирас байлыгы символы да. Милли кием безнең горурлык һәм бердәмлек символы булсын!» - дип язган Телеграм-каналында Уфаның Киров районы администрациясе башлыгы Илвир Нурдәүләтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100