news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда республика көненә «Урал-Батыр» эпосы буенча флешмоб игълан ителде

Башкортстанда Урал-Батыр эпосы буенча флешмоб игълан ителде. Ул республика көненә һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышлана. «Башинформ» шул турыда яза.

Флешмобта катнашучыларга үзенчәлекле алым, Башкортстанның мәдәни һәм табигый мирасын һәм республика территориясендә яшәүче халыкларның милли, иҗади колоритын күрсәтергә тәкъдим ителә.

Катнашу өчен бу елның 12 октябренә кадәр «Урал-Батыр» эпосын Башкортстан территориясендә яшәүче халыклар телләрендә укып, видеоролик әзерләргә кирәк. Ул 45 секундтан артмаска тиеш. Видеоны Вконтакте сәхифәсендә #УралБатыр_2022 һәм #ДеньРеспубликиБашкортостан_2022 хештеглары белән урнаштырырга кирәк.

Оештыручылар социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында чыгару өчен иң яхшы һәм истә калырлык видеороликларны сайлап алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100