news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Рейхстагка Җиңү Байрагын кадаган Гази Заһитов авылындагы мәктәп ябыла

Башкортстанда Рейхстагка Җиңү Байрагын кадаган Гази Заһитов авылындагы мәктәп ябыла
Юлияна Мәгъзумова

Башкортстанның Мишкә районында берьюлы берничә мәктәп эшчәнлеген туктата. Шуларның берсе – Рейхстагка Җиңү Байрагын кадаган халык каһарманы – Гази Заһитовның туган авылы Яңагоштагы мәктәп тә ябыла. Уку йорты Гази Заһитов исемен йөртә.

«Яңагош мәктәбе Гази Заһитов исемен йөртә. Гази Заһитов музеен карарга килүчеләр мәктәпне, мәдәният йортын да карый. Безнең мәктәп авылда шәһәрне формалаштыручы объект булып тора. Киләсе елда Яңагош авылы мәктәбенә 25 бала укырга барырга тиеш. 1нче сыйныфка укырга килүче юк. Урта сыйныфлардан – 8нче сыйныфта укучы бала юк. 9 укытучы эшсез кала», - диде «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә Яңагош авылының Төп гомуми белем бирү мәктәбендә 20 елга якын директор булып эшләгән Флүзә Заһитова.

Яңагош авылында Гази Заһитовка куелган бюст

Фото: © Салават Камалетдинов

Ул эшләгән вакытта мәктәпне биш тапкыр ябарга теләгәннәр. «Авылдашлар белән администрация, министрлыклар, президентларга мөрәҗәгать итеп, уртак тел таба идек. Бер яктан, районның мәгариф бүлеге башлыгы, район администрациясе һ.б. вәкилләрнең – беркемнең дә авылларда мәктәпләрне яптырасы килми. Район администрациясе башлыгы да шул фикердә», - дип аңлатты.

Аның әйтүенчә, 2023 елда Башкортстанда республиканың Мишкә муниципаль районы хакимият башлыгының «Мишкә муниципаль районы муниципаль берәмлек оешмалары челтәрен оптимальләштерү» планын раслау турында 2023 елның 5 июнендәге 165нче карары чыккан.

«Бу карар Фәүзи Гарипов исемендәге Татарбай авылының төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Гази Заһитов исемендәге Яңагош авылының төп гомуми белем бирү мәктәбенә юлланган. Карарда мәктәпләрнең эшчәнлеген вакытлыча туктатып торырга, дип язылган. Карар чыкканнан соң, район администрациясе, авыл халкы белән очрашу булды. Район башлыгы, мәгариф бүлеге җитәкчесе килде», - диде Флүзә Заһитова.

«Укытучыларның хезмәт хакын финанслый алмыйбыз, шуңа күрә мәктәпнең эшчәнлеген туктатып торабыз. Балалар саны артып китсә, ачып җибәрербез», – диләр. Авыл халкы исә үз фикерендә калды: мәктәпнең ябылуына каршы булуын әйтте», - диде ул.

  • Ябылган 6 мәктәпнең 4есе мари авылында урнашкан (Иске Көлчебай, Иске Арзамат, Туктар, Раевка), 2се татар авылында – Татарбай һәм Яңагошта.

  • Башкортстанда мәктәпләр ябылу турында «Интертат.татар» сайтыннан укырга мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100