Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда Рәми Гариповка багышланган шигъри бәйге җиңүчеләре билгеле
Башкортстанда «Минең Рәми» төбәкара шигърият конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды. Бәйгенең гала-концерты 14 декабрьдә «Башкортстан» дәүләт концерт залында узды. «Башинформ» шул турыда яза.
Хәйбуллин районыннан Тимур Сынбулатов Гран-прига лаек булды, ул 100 мең сумга сертификат алды. Беренче урыннарны алучыларга 70 мең сумга сертификатлар тапшырдылар. Икенче урынга 50 мең сумга сертификат бирелде. Өченче урынга – 30 мең сум акча.
Искәртеп узабыз, шагыйрь Рәми Гариповка багышланган бәйге 12 февральдә, шагыйрьнең туган көнендә башланды һәм өч этапта узды. Читтән торып уздырылган беренче этапка сигез йөздән артык хезмәт килде. Икенче этапка - 26 августтан 25 сентябрьгә кадәр узган телевизион конкурска 30 катнашучы үтте. Алар БСТ каналында күрсәтелде, телеканал сайтында тамашачылар катнашучыларга тавыш бирә алды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурсның финалына 18 катнашучы үтте.
Гала-концертта жюри бәяләгәннән соң, финалның икенче этабына 13 катнашучы чыкты. Аларга Рәми Гариповның җиде шигырен алдан биргәннәр иде, аларның берсен сәнгатьле итеп сөйләргә кирәк булды. Җирәбә сәхнәдә үк үткәрелде.
Проект Башкортстан Республикасы Башлыгының Грантлар фонды ярдемендә Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты акчаларына тормышка ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз