news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Рәми Гариповка багышланган «Адым» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Башкортстанда «Адым» видеопоэзия республика конкурсы финалистларын котладылар. Тантана республиканың Ә-З.Вәлиди исемендәге Милли китапханәсендә Рәми көнендә үтте.

Бәйге халык шагыйре Рәми Гариповның тууына 90 ел тулуга багышланды. «Башинформ» Милли китапханә матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Япаровага сылтама белән шул турыда хәбәр итә.

Чарада Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай, язучы Флюр Галимов, шагыйрь Рәми Гариповның улы — БР атказанган мәдәният эшлеклесе, рәссам Азамат Гарипов, «Рух» фильмын төшергән кинорежиссер Салават Вахитов, БР Милли әдәби музееның фән буенча директор урынбасары Илүзә Шәяхмәтова, «БашкиноВидеопрокат» оешмасы директоры Азамат Тимергазин катнашты.

Алар эшләре иң яхшы дип табылган җиңүчеләрне котлады. Гран-при иясе дип бертавыштан Айназ Шаһивәлиев һәм Назгөл Кусяева танылды. Бүләкне халык шагыйре Кадим Аралбай тапшырды. Аксакал яшьләргә үзенең әдәби юлының башы, Рәми Гарипов белән иҗади элемтәләре турында сөйләде, уңышлар теләде һәм шигырьләр укыды.

Башкортстан Республикасы халык шагыйре Рәми Гариповның тууына 90 ел тулу уңаеннан оештырылган Республика видеопоэзия интернет-конкурсы 2022 елның февралендә игълан ителде. Бәйгене республиканың Милли китапханәсе оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100