news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Бал бәйрәме үтә

10 сентябрьдә Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылының Сабантуй аланында традицион «Пчелотуй» уза. «Башинформ» шул турыда яза.

Республикага тәҗрибә уртаклашырга Оренбург, Чиләбе һәм Ульяновск өлкәләреннән, шулай ук Татарстан Республикасыннан умартачылар килде.

Умартачылар тармакның киләчәге, шулай ук актуаль проблемалар турында фикер алышачак. Бәйрәмне оештыручыларның берсе Марат Зәйруллин хәбәр иткәнчә, форумда ярминкә һәм бал бәйгесе, рәсемнәр конкурсы, шулай ук концерт була.

news_right_1
news_right_2
news_bot