news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Очмыйча түзеп кара» җыры авторларын искә алу кичәсе үтәчәк

30 майда 15.00 сәгатьтә Чакмагыш районы мәдәният сараенда танылган татар шагыйре, журналист Марис Нәзировны һәм аның тормыш иптәше – билгеле җырчы, композитор Фәүзә Гәсакированы искә алу кичәсе үтәчәк. Сәнгать әһелләренең иҗади мирасын барлауга, популярлаштыруга юнәлдерелгән хәтер һәм кадер кичәсе «Пар канатлы нурлы иҗат» исеме белән үткәрелә. Марис Нәзиров һәм Фәүзә Гәсакирова – ТР халык артисты Винера Ганиева башкаруында популяр булган «Очмыйча түзеп кара» җырының авторлары.

Кичәне татар хатын-кызларының Башкортстандагы «Сәхибҗамал» иҗтимагый оешмасының Чакмагыштагы бүлекчәсе җитәкчесе Луиза Ишморатова һәм оешманың әгьзасы – БР атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Шәймөхәммәтова оештырып алып барачак.

«Агымдагы елда Фәүзә апага майда – 70, Марис абыйга августта 75 яшь булыр иде. Икесенең юбилейларын берләштерергә булдык. Уфа шәһәреннән аларның иҗатташ дуслары, Фәүзә апаның, Марис абыйның туганнары, балалары Сөмбел белән Рүзилне тәрбиягә алган Диннуровлар гаиләсе, районның «Игенче» газетасы хезмәткәрләре, балалар сәнгать мәктәбе коллективы хатирәләре белән бүлешәчәкләр. Бу талантлы гаилә иҗат иткән җырлар, шигырьләр яңгыраячак, Фәүзә апа белән Марис абый исән чакта төшкән видеоязмалары күрсәтеләчәк», – дип сөйләде Луиза Ишморатова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © Гаилә архивыннан алынды

«Марис белән Фәүзә – безнең гаиләнең гомерлек дуслары булды. Ирем – озак еллар Чакмагышның иҗтимагый-сәяси «Игенче» газетасында хезмәт куйган журналист, танылган язучы һәм шагыйрь Әгъдәл Низаев Марис Нәзировны зур әдәби аренага бастыручы, беренче шигырьләренә редакторлык иткән. Яшьлегендә Марис Нәзиров бездә яшәгән дә әле. Ә инде Марис үзе профессиональ язучы, баш мөхәррир булып эшләгән чорда остазы Әгъдәлнең китапларына редактор булды», – дип сөйләде «Чакмагыш чаткылары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, медицина хезмәте ветераны Сәмига Фарухшина.

Фото: © Гаилә архивыннан алынды

Бүгенге көндә Марис Нәзировның исемен мәңгеләштерү максатыннан күпкырлы эшчәнлек алып барыла. Ул баш мөхәррир булып эшләгән «Игенче» редакциясе диварына мемориаль такта эленде. Шулай ук әдипнең остазы Әгъдәл Низаев оештырган «Чакмагыш чаткылары» әдәби берләшмәсенә Марис Нәзиров исеме бирелде.

  • Мариc Нәзиров (1949 елның -2013) – журналист, шагыйрь, РФ һәм БР Журналистлар, Язучылар берлекләре әгъзасы. Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2004). 1949 елның 4 августында Башкортстан АССР Чакмагыш районы Каракөчек (хәзерге Үрнәк) авылында туган. Чакмагышның «Игенче» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшләгән. Уфада татар телендә чыгучы «Кызыл таң» газетасында 20 елга якын хезмәт куйган. 1995 елның мартында «Тулпар» журналына күчә, баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

    2000—2002 елларда ТР Аксакаллар Шурасының БР һәм Урал төбәгендәге вәкаләтле вәкиле-референты, Бөтенроссия «Мәгариф» фонды Башкортстан бүлекчәсенең «Мәгърифәт» нәшрияты әдәби мөхәррире, баш мөхәррире, «Башкортстан» газетасының Чакмагыш, Дүртөйле, Илеш, Бакалы районнары буенча үзхәбәрчесе булып эшли. 2002 елның мартыннан Чакмагыш районының «Игенче» газетасы баш мөхәррире була, БР Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсен җитәкли.

  • Фәүзә Гәсакирова – БР атказанган мәдәният хезмәткәре. 1975 елдан район мәдәният йортында балалар хоры җитәкчесе булып эшли башлый. 1982 елдан бирле Чакмагыш музыка мәктәбе директоры була (1986 елдан – балалар сәнгать мәктәбе). 1980-1985 елларда – Казан дәүләт мәдәният институтында читтән торып укый. Фәүзә Гәсакирова – күп җырлар авторы. 1996 елда Казанда «Бәллүр язмыш» аудиоальбомы, 1998 елда «Очмыйчы син түзеп кара» дигән икенче аудиоҗыентыгы дөнья күргән. 2001 елда балалар өчен җырлар белән «Саумы кояш» өченче альбомы чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100