news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда нефть эшкәртү заводына пилотсыз оча торган аппарат һөҗүм иткән

Башкортстандагы «Газпром нефтехим Салават» заводына пилотсыз оча торган аппарат һөҗүм итте, предприятие штат режимында эшли, дип хәбәр итә телеграм-каналында төбәк башлыгы Радий Хәбиров.

«Бүген 13.00 сәгать тирәсендә Салават шәһәренең сәнәгать зонасына пилотсыз оча торган аппарат һөҗүм итте. Һөҗүмнән соң «Газпром нефтехим Салават» предприятиесе корылмаларының берсендә төтен чыкты. Предприятие штат режимында эшли», – дип билгеләп үткән ул.

Хәзер гадәттән тыш хәл урынында ашыгыч хезмәтләр һәм көч ведомстволары җитәкчеләре эшли.

«Бу безнең бәйрәмне хурларга тырышу. Без провокацияләргә бирелергә җыенмыйбыз. Барыбызны да тагын бер тапкыр Җиңү көне белән!», дип ассызыклый Хәбиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100