Башкортстанда яз бәйрәме - Нәүрүзне билгеләп үттеләр. Ул «Евразия» агропаркы территориясендә узды, анда милли диаспоралар вәкилләре һәм танылган артистлар чыгыш ясады.
Чарада катнашучылар һәм кунаклар күргәзмәдә, тематик ишегалларында һәм юртларда, армрестлинг буенча спорт ярышларында, гер һәм капчык күтәрүдә, шулай ук интерактив мәйданчыкларда булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
«Безнең республикада йөздән артык халык яши, һәм һәр бәйрәмне без рус, башкорт, татар һәм башка бик күп милләтләр белән билгеләп үтәбез. Бәйрәмнәр безне берләштерә, безне игелекле, ачык итә. Безнең киләчәк буын 10, 50, 100 елдан шулай ук дөньяны яхшырак итү өчен бергә җыелыр дип өметләнәбез», - диде Башкортстан башлыгы хакимиятенең милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Илшат Ханов.