Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда музыка кабинетына Юрий Шатунов исемен биргәннәр
Мәрхүм җырчы Юрий Шатуновның кече ватаны Башкортстанның Күмертау шәһәрендә 3нче гимназия-интернатында музыка кабинетына аның исемен биргәннәр. Булачак артист бу интернатта укыган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
«Легендар совет һәм Россия җырчысы, музыкант һәм композитор. «Ласковый май» төркеме солисты (1986 — 1991). Аның танылган хитлары: «Белые розы», «Лето», «Пусть будет ночь», «Седая ночь», «Ну что же ты», «Детство», «Тающий снег». Ул Күмертау шәһәрендә туган. 1984 елның сентябреннән ноябренә кадәр безнең интернатта укыды», – дип язылган анда.
«Безнең гимназиядә, башка мәктәпләрдәге кебек архив бар. Анда 1959 елдан башлап биредә укыган укучыларның сыйныф журналлары саклана. Без аларга сакчыл карыйбыз, биредә укып чыгучыларны бүгенге көнгә кадәр күзәтеп барабыз һәм аларның уңышларына куанабыз. Алар арасында Юрий Шатунов та бар иде. Алга таба да Юрий Шатунов исемендәге музыка кабинетын бизәү белән шөгыльләнәчәкбез», - дип сөйләделәр гимназия-интернатта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз