Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда Мостай Кәримнең 105 еллыгына багышланган чаралар башлана
Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 105 яшьлек юбилеена багышланган Театр декаднигы 15-20 октябрь көннәрендә Башкортстанның М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында узачак. Аның кысаларында 7 спектакль күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә «Башинформ».
Декадникны 15 октябрьдә «Озын-озын балачак» спектакле ача. 16 октябрь – БР Милли яшьләр театры сәхнәсендә. М.Кәримнең ике спектакле күрсәтеләчәк: «Әлфия хикәяләре» (режиссеры – Мөсәлим Колбаев) һәм Салават дәүләт Башкорт драма театрының «Ярлыкау» (режиссеры – Илсур Казакбаев) кунак спектакль – балладасы.
17 октябрьдә театр сәхнәсендә «Безнең өйнең шатлыгы» спектакле күрсәтеләчәк. Режиссер — куючы һәм инсценировка авторы – Мөсәлим Кулбаев.
18 октябрьдә тамашачыларга Мостай Кәримнең «Авыл адвокатлары» повестена нигезләнгән «Силсәүит, Алдар һәм Адвокат» драмасы күрсәтеләчәк. Режиссеры - Рөстәм Хәкимов, инсценировка авторы — Владимир Жеребцов, башкорт теленә яраклаштыруны Зөһрә Буракаева башкарган.
19 октябрьдә камера сәхнәсендә «Әтәч тегермәне» пьесасына нигезләнгән «Тылсымлы тегермән» әкияте күрсәтеләчәк (режиссеры – Мусалим Кулбаев).
Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 105 яшьлек юбилеена багышланган Театр декаднигы аның туган көнендә тәмамлана. 20 октябрьдә «Черные воды» премьера спектакле була, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз