news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Мостай Кәрим мирасы нигезендә спектакль куелган

Туймазы татар дәүләт драма театрында Владимир Жеребцов пьесасы буенча «Шагыйрь.Тормыш мизгелләре» спектакленең премьерасы булды. Спектакль «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты кысаларында куелган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Язучы Мостафа Сафич Кәримовның бәһасез мирасына нигезләнгән нәфис-документаль пьесаны заманча драматург Владимир Жеребцов Туймазы театры өчен махсус язган.

Режиссер-куючы — Айдар Зарипов, рәссам — Булат Ибраһимов, композитор — Васил Гафаров, яктылык буенча рәссам — Илшат Сәяхов, хореограф — Башкортстанның атказанган артисты, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Арлекин» Россия милли театр премиясе лауреаты Рәмизә Мөхәммәтшина. Спектакльдә театрның бөтен труппасы катнаша.

Театрның матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бу спектакль сугыш, югалтулар, ил өчен авыр борылышлар кичергән кеше турында. Үзенең шәхси сыйфатлары белән Мостафа Сафич иҗатның югары ноктасына гына ирешеп калмый, үз чорының лаеклы кешесе дә булып кала. Спектакльнең үзенчәлекле куелышы театр сөючеләрдә зур кызыксыну уяткан. Спектакль дәвамында тамашачы бөек шагыйрьнең шигырьләрен тыңлап ләззәтләнә. Әсәр тамашачыларга шагыйрьнең бай эчке дөньясын күрергә һәм аның күңел матурлыгы һәм бөеклеген тирәнрәк белергә ярдәм итә.

Премьерага язучының кызы, Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры Әлфия Кәримова; драматург, Башкортстан кинематографистлар берлеге рәисе Зөһрә Буракаева чакырылган. Спектакль тәмамланганнан соң театр директоры Руслан Вахитов Әлфия ханымны сәхнәгә чакырды. Мостай Кәримнең кызы әтисенең иҗатына сакчыл карашы өчен иҗат командасына рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100