news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Милли костюм көнен билгеләп үтәчәкләр

Башкортстанда ел саен сентябрьнең икенче җомгасында Республика халыкларының милли костюмы көне билгеләп үтелә. Быел бәйрәм 13 сентябрьгә туры килә. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Бәйрәм халыкларның гореф-гадәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә тагын бер кат мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Ул шулай ук үсеп килүче буында халык мәдәниятенең казаныш һәм кыйммәт булуын аңлауны тәрбияләргә ярдәм итә. Республикада яшәүче халыклар күп гасырлар дәвамында тату булып һәм килешеп яши, диелә хәбәрдә.

Искәртик, әлеге бәйрәм Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән 2020 елдан башлап рәсми рәвештә елга ике тапкыр – апрель һәм сентябрьдә билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot