news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда милли кием көнен бәйрәм иттеләр

Башкортстан Республикасы халыкларының милли костюмы көнен бәйрәм итү кысаларында Мәчетле районында бәйрәм чаралары узды.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 200дән артык кеше Башкортстан халыкларының милли костюмнарында: татар, башкорт, рус һәм башка – Олы Ыктамак авылының үзәк урамнары буйлап парад белән үтте. Шулай ук бию флешмобы һәм «Дуслык әйлән-бәйләме» оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot