news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда милли бию көне узачак

21 октябрь көнне Башкортстанда яңа бәйрәм – милли бию көне узачак. Тиешле указга Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кул куйган, дип яза «Башинформ».

21 октябрьдә күренекле хореограф Фәйзи Гаскәровның туган көне дә. Бу көнне «Башкортостан» концертлар залында әйдәп баручы хореография коллективлары чыгыш ясаячак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot