news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда мәгърифәтче Батыршага истәлек тактасы урнаштырдылар

Башкортстанда мәгърифәтче Батыршага истәлек тактасы урнаштырдылар
Иске Балтач авылындагы Батырша музее
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Башкортстанның Балтач районында күренекле мәгърифәтче, мулла, идеолог һәм 1755-1756 елларда күтәрелеш оештыручы, Югары Карыш (Карышбаш) авылында туып үскән Габдулла Галиев (1717-1762) истәлегенә чаралар узды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Габдулла Галиевка халык Батырша дип исем кушкан. Батыршаның тагын бер хезмәте – төрмәдә императрица Елизавета Петровнага язган «Гарызнамә»се. Ул анда мөселман халкының гаепсезлеген исбат итә, ни өчен халыкларның баш күтәрүен аңлата. Безнең өчен районның күренекле кешеләре турындагы истәлекне мәңгеләштерү мөһим», - дип уртаклашты социаль челтәрләрдә Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.

Түбән Карыш авыл җирлеге администрациясе Габдулла Галиев гаиләсенең элеккеге ишегалды териториясенә истәлек тактасын куюны оештырган. Искәртеп үтик, Иске Балтач авылында Батыршаның тормыш юлына багышланган музей эшли, музейны чарада катнашкан кунаклар да карап чыкты.

Фото: «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы

Габдулла Галиев (Батырша) исемендәге премияне ел саен тапшыру яхшы традициягә әверелде. Премия 2022 елда гамәлгә куелды. Ул мәгариф, мәдәният һәм сәнгать, спорт һәм иҗтимагый эшчәнлек, сәламәтлекне саклау һәм публицистика өлкәсендә үзләрен таныткан, мәгариф, тәрбия һәм халык традицияләрен, туган якның тарихын һәм мәдәниятен, туган якның халык традицияләрен саклауга, истәлекле тарихи вакыйгаларны, шәхесләрне мәңгеләштерүгә, Балтач районы үсешенә зур өлеш кертүчеләргә бирелә.

Комиссия карары белән быел Югары Карыш авылы мәктәбе директоры Рита Кашфуллина, хореография укытучысы, «Гүзәл» халык ансамбле җитәкчесе Раушания Хәсәнова, «Яшьлек» физкультура-спорт комплексында йөзү буенча инструктор Айрат Йосыпов, Балалар иҗаты үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы Ирина Ханова, фельдшер Любовь Апсаликова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе, шагыйрә, язучы, публицист Гөлнара Шәймөхәммәтова премиягә лаек дип табылды.

Шулай ук, Иске Балтач авылында Сабантуй милли бәйрәме мәйданында «Батырша ауазы» республика этно фестиваль-конкурсы узды. Анда иҗади фольклор коллективлары, мөнәҗәт, бәет, такмак башкаручылар, этник иҗат авторлары катнашты.

Чарада кубыз, думбра, мандолина, курай халык уен кораллары яңгырады. «Иман нуры» вокаль ансамбле Гран-прига ия булды, коллективка 50 мең сумлык сертификат тапшырылды. Беренче урынга Мөнҗия Фәүзетдинова, Данир Масалимов, «Ужара» халык вокаль ансамбле лаек дип табылды.

Чара кысаларында Габдулла Галиевның Югары Карыш авылында «Батырша – башкорт халкының данлы улы» фәнни-гамәли конференциясе булды. Анда тарих фәннәре кандидаты Марсил Фархшатов һәм язучы, тәнкыйтьче, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Раиф Әмиров катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100