Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда курайга һәйкәл куйганнар

Фото: Борис Мелкоедов, Vk
3 июньдә Башкортстанның Җылаер районы Иске Якуп авылында, «Атайсал» проекты кысаларында, курайга һәйкәл ачу тантанасы булды. Тантана күренекле курайчы, җырчы, композитор, актер һәм драматург Ишмулла Дилмөхәммәтовның тууына 95 ел тулуга багышланды. «Башинформ» шул турыда яза.
«Идея һәм проект авторы, аны тормышка ашырган оештыручы – танылган курайчы, Россиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты, С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Азат Аиткулов. Аңа бу эштә Җылаер районы курайчылары ярдәм итте, – дип яза социаль челтәрдә Җылаер районы хакимият башлыгы Борис Мелкоедов. – Һәйкәлне ясауда һәм урнаштыруда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерәм».
Шул ук көнне биредә курай, думбыра, кыл-кубыз номинацияләрендә башкорт уен коралларында уйнаучыларның республика конкурсында җиңүчеләрнең гала-концерты узды. Иң яхшыларына истәлекле бүләкләр бирелде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз