news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Курайчылар аллеясенә яңа агачлар утырттылар

Бүген Башкортстанда XXII республика күләм курай бәйрәме Октябрьск шәһәрендә тәмамланды. 2018 елда ачылган Курайчылар аллеясенә агачлар утырту бәйгенең традициясенә әверелде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, ел саен бәйге җиңүчеләрен һәм катнашучыларын бүләкләү тантанасы алдыннан Ю. Гагарин исемендәге паркта яңа агачлар утырталар. Биш ел элек утыртылган агачлар инде үскән. Бәйгедә даими катнашучылар үзләре утырткан агачларны таный, алар янында фотога төшә.

Бәйгенең географиясе дә зурая, быел Октябрьск шәһәрендә Башкортстанның 16 районыннан, шулай Чиләбе өлкәсеннән катнашучы үз талантын һәм осталыгын күрсәтте.  Безнең көчебез – ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, республикада яшәүче барлык халыкларның тарихын, йолаларын, телен һәм мәдәниятен хөрмәтләү. Ул безне тынычлык өчен берләштерә, илебез, Башкортстан республикасы, Октябрьск шәһәре үсешен тәэмин итә», – диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100