news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда кош гриппы сәбәпле, Татарстанда 300 меңнән артык йомырка сатудан алынган

Башкортстанда кош гриппы сәбәпле, Татарстанда 300 меңнән артык йомырка сатудан алынган
Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

«Башкирская» кошчылык фабрикасында җитештерелгән 300 меңнән артык йомырканы Татарстанда сатудан алдылар. Бу предприятиедә кош гриппының таралуы белән бәйле. Бу хакта «Татар-информ»га Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кибетләрдә сатуга куелган продукцияне алдылар. Складларда булган йомырка хуҗага юк итүгә җибәрелә», дип сөйләделәр ведомствода.

Башкортстанның Ветеринария буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, 9 августта «Башкортстан кошчылык фабрикасы» АҖеннән кошлар үлә башлау турында мәгълүмат килгән. 10 августта ветеринария хезмәте белгечләре кошлар үлеменең сәбәбен ачыклау өчен урынга барды.

Шул ук көнне Башкортстан фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясендә үлгән кошлардан алган материалларда югары патогенлы кош гриппы вирусы ачыкланган. Анализларны раслау өчен үрнәкләр шулай ук Владимир лабораториясенә җибәрелде, аннан уңай нәтиҗә алынды.

«Башкирская» кошчылык фабрикасы авыру таралган урын дип танылган, ә 5 км радиуста торак пунктлар куркыныч янаучы зонага кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot