Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда конкурс игълан иттеләр, төп бүләк - ат
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Башкортстан Республикасында конкурс игълан иттеләр. Катнашучыларга башкорт аты хөрмәтенә гимн язарга тиеш була. Җиңүчегә бүләк итеп башкорт токымлы ат биреләчәк. Бу хакта конкурсны оештыручылар «ВКонтакте»дагы төркемдә хәбәр итәләр.
Конкурста физик һәм юридик затлар, композиторлар, шагыйрьләр, музыкаль коллективлар һәм иҗат берлекләре катнаша ала. Текстны башкортча да, русча да язарга була.
Композиция биш минутлык, сыйфатлы тавыш белән яздырылырга, ә сүзләр һәм музыка текст вариантында һәм аудиоязмада бирелергә тиеш.
Эшләр 1 мартка кадәр кабул ителә. Мартта нәтиҗәләр игълан ителә һәм җиңүчене бүләкләячәкләр. Гимннар конкурсны оештыручылар төркеменә җибәрелә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз