Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда композитор Рим Хәсәнов җырларын башкаручылар өчен бәйге игълан ителде
«Башкортстан» дәүләт концерт залы «Кышкы романс» актерлык җыры республика конкурсында катнашырга чакыра. Бәйге Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән танылган композитор Рим Хәсәнов призына үткәрелә.
«Башинформ» хәбәр итүенчә, конкурста катнашу өчен композитор Рим Хәсәнов репертуарыннан җырлар язылган видеофайл җибәрергә кирәк. Гариза 2022 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә.
Конкурсның икенче этабында катнашу өчен жюри 20 катнашучыны сайлап алачак. Бәйгенең икенче этабы һәм бүләкләү тантанасы 12 декабрьдә «Башкортстан» дәүләт концерт залында узачак. Анда конкурста җиңүчеләр дә игълан ителәчәк.
- Рим Хәсәнов — легендар композитор, 400дән артык җыр, баллада һәм романслар авторы, Уфа шәһәренең мактаулы гражданины, Композиторлар берлеге һәм Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз