news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда көчле җил 50 торак йортның түбәсен куптарган

Башкортстанда көчле җил 50 торак йортның түбәсен куптарган
Фото: bashinform.ru

Узган атнада Башкортстанда котырган давыл Бүздәк һәм Благовар районнарындагы 50 торак йортның түбәсенә зыян китергән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Бүздәк районында көчле җил шулай ук күп фатирлы йортның һәм балалар бакчасының түбәләрен куптарып аткан. Тәтешле районында – сөт фермасы һәм авыл клубының, Благовар районында кунакханә һәм шәхси ферманың түбәсе өлешчә каерылган.

Урыннарда муниципаль район хакимиятләре комиссияләре эшли, алар китерелгән зыянның күләмен бәяли. Давылның нәтиҗәләрен бетерүгә 23 кеше һәм 10 берәмлек техника, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 4 кеше һәм 2 берәмлек техника җәлеп ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot