news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда «Канатлы ат» фестивале узды

Башкортстанда «Канатлы ат» фестивале узды
Фото: tatar-congress.org

Июль башында данлыклы Дүртөйле җире Россиянең төрле төбәкләреннән һәм хәтта чит илләрдән килгән меңләгән кунакны үзенә тартып торучы үзәккә әверелде. «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты ярдәмендә «Аргамак» ат-спорт комплексы янында зур колач белән «Канатлы ат» ат спорты фестивале узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Тантаналы ачылыш чарасында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Ул Дүртөйле районының иң яхшы белгечләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шулай ук җыелганнарны сенатор Олег Голов һәм район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов сәламләде.

Бәйрәм фольклор коллективлары концерты белән башланды – беренче минутлардан ук монда милли мәдәният атмосферасы һәм бердәмлек рухы урнашты.

«Канатлы ат» фестиваленең шатлыгын уртаклашкан мактаулы кунаклар бик канәгать калдылар. Алар зур кызыксыну белән милли мәдәниятләр һәм ишегаллары парадын хәтерләткән башкорт, рус һәм татар этноюртларын, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү мәйданчыгын карап чыктылар. Һәр юртта хуҗалар үз төбәкләренең уникаль тарихы турында сөйләделәр, туган җирнең күптөрлелеген һәм байлыгын күрсәттеләр. Аш-су осталары кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар.

Сәхнәдә Дүртөйле районы артистлары һәм үзешчән башкаручылар үз осталыкларын күрсәттеләр. Танылган артистлар белән берлектә «Әллүки» фольклор ансамбле чыгыш ясады. Бу коллективны шагыйрә, Башкортстан һәм Россия Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, шулай ук Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасының район бүлеге җитәкчесе Васикова Светлана җитәкли. Талантлы баянчы Радик Хәйруллинның моңлы аккомпанементы астында ансамбль әгъзалары «Канатлы ат» бәйрәменә махсус язылган такмакларны башкардылар.

Матур бәйрәм зур иҗади программа белән тәмамланды. Бәйрәмнең югары ноктасы популяр артист Әнвәр Нургалиев чыгышы булды. Аның җырлары бөтенесен куәтле энергия белән баетты һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итте.

«Канатлы ат» фестивале халыклар дуслыгының какшамаслыгын һәм безнең милли гореф-гадәтләребезнең мәңгелек булуын тагын бер кат раслаучы матур вакыйга буларак тарихка кереп калды

news_right_1
news_right_2
news_bot