Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда иң яхшы музыкаль әсәрләр бәйгесе игълан ителде

2024 елда Башкортстанда иң яхшы музыкаль әсәрләрне ачыклау буенча республика бәйгесе уза. Бәйге нигезләмәсен раслаган Мәдәният министрлыгы карары хокукый мәгълүмат порталында чыккан дип яза «Башинформ» агентлыгы.
Бәйгене оештыруда Башкортстан Республикасының Дәүләт академия симфоник оркестры һәм Башкортстанның Композиторлар берлеге катнаша. Бәйгедә урта яки югары музыкаль белеме булган, яше һәм гражданлыгы буенча чикләнмәгән композиторлар катнаша ала.
Бәйгенең максаты – Башкортстанның театр-концерт оешмалары репертуарына кертү өчен әсәрләр тәкъдим итү, Башкортстан Республикасының Дәүләт академия симфоник оркестры җыентыгының заманча музыкаль сәнгать коллекциясен тулыландыру. Бәйгенең бурычлары – талантлы авторларны, башкаручыларны һәм композиторларны ачыклау, аларга ярдәм итү, яңа музыкаль әсәрләр барлыкка килүгә ярдәм итү.
- Бәйге 2024 елның 26 августыннан 16 сентябренә кадәр уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз