news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда икенче тапкыр башкорт теле буенча онлайн олимпиада була

9 октябрьдә Башкортстанда икенче ел рәттән башкорт теле буенча онлайн олимпиада узачак. Тел буенча белемнәрне 11 октябрьгә кадәр сынарга була. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Олимпиадада катнашучылар өчен төрле авырлыктагы сораулардан онлайн-тест формасында биремнәр әзерләнгән.

2023 елның октябрендә олимпиадада Россиянең 67 төбәгеннән һәм 23 илдән вәкилләр катнашкан. Биш көне эчендә барлыгы 27 614 кеше: башлангыч дәрәҗәдә 17 667, иркен сөйләшүчеләр дәрәҗәсендә 8 843, башкорт теле диалектлары дәрәҗәсендә 1 214 кеше белемнәрен тикшергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100