news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда иҗат әһелләренә татар мәдәниятен үстергәннәре өчен Рәхмәт хатлары бирелде

Башкортстанда иҗат әһелләренә татар мәдәниятен үстергәннәре өчен Рәхмәт хатлары бирелде
Фото: tatar-congress.org

Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиле Илсур Ихсанов иҗади интеллигенция вәкилләре белән очрашып, аларның күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, татар теле, мәдәнияте һәм милли гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм популярлаштыруга керткән зур өлешләре өчен ихлас рәхмәтен белдерде. Бу хакта Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиллеге хәбәр итте, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Татар эстрадасын үстерүгә зур өлеш керткән, тыңлаучыларның мәхәббәтен яулаган популяр җырчы Фирүзә Насибуллинага, «Роксана» радиосы алып баручысы, милли гореф-гадәтләрне саклауга юнәлдерелгән мәдәни-агарту проектларын оештыручы Айгөл Фатхетдиновага, «Роксана» радиосы диджее, татар музыкасын һәм заманча милли мәдәниятне популярлаштыручы Эльмир Әхтәрәевкә (Булатов) Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Илсур Ихсанов үз чыгышында әлеге вәкилләрнең эшчәнлеге буыннар арасында мөһим күпер булып хезмәт итүен, милләтара татулыкны ныгытуга һәм Татарстан белән Башкортстан арасындагы мәдәни элемтәләрне үстерүгә ярдәм итүен билгеләде. Ул аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа проектлар һәм илһам теләде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot